Хөҗҗәтова Светлана Сафа кызы

dilus1 14 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

 

Ба?лангыч сыйныф укытучысы

Хөҗҗәтова Светлана Сафа кызы 1954 елның 5 октябрендә Актаны? районы Яңа Богады авылында туган. 1962 елда Аккүз 8 еллык мәктәбенең  I классына укырга кергән. 1974 елда Минзәлә педучилищесын тәмамлаган. 1981 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын  тәмамлаган. 1974 елдан Аккүз мәктәбендә укыта. 1974 – 1998 елларда ба?лангыч классларда, 1998 – 2002 елларда математика һәм 2003 елдан ба?лангыч классларда укыта. “Яңа технологияләр кулланып, укучыларның мөстәкыйльлеген һәм фикерләвен үстерү” дигән проблема өстендә э?ли. Барысы  5 тапкыр белем күтәрү курсларына булган. Соңгысы 2004 елда ?НПО да “Ба?лангыч белем бирү э?чәнлеген тормы?ка а?ыру” дигән темада курста белем күтәргән. 2005 елда I квалификацион категориягә аттестация үткән. 1989 елда Татарстанның халыкка белем бирү министырлыгы һәм мәгариф бүлеге хезмәткәренең республика профсоюз комитетының мактау кәгазе, 1994 елда “РСФСР ның мәгариф отличнигы”.


Recommended

Support RusEdu
Design by Omar Romero

.