?киятләр

dilus1 30 Апрель, 2010 Укучылар иҗаты Аңлатма

Хәйләкәр төлке ничек алданган

Бик борын булмаган заманда, я?әгән ди, бер бик матур, бик хәйләкәр төлке. Бу матуркай тәмле а?арга ярата икән. Бервакыт, бу хәйләкәр, җәйге урман буйлап тәмле азык эзләп йөри торгач, килеп чыга Михайловка, дигән авылга. ? ул авыл уртасыннан аккан елгада йөзеп йөрүче үрдәк-каз бибиләренең саны бихисап, ди. Моны күреп хәйләкәр төлке хәйран калган. 

Яр буенда үсеп утыручы таллар арасыннан телен ялап карап торган-торган да, бераз үсә тө?сеннәр, көзгә таба килермен, дип, өенә кайтып киткән. Көн артыннан көн үткән, ниһаять, көз дә килеп җиткән. Түземсезлек белән әлеге көнне көткән хәйләкәр төлке тагын юлга җыенган. Ничә капчык алырга микән, дип ба? ваткан ул. Төлке җыенып чыкканда инде вакыт көз ахыры була. Төрле матур хыяллар белән килгән ди төлке элеккеге урынга. Ләкин, су буена килсә, ни күрсен, елгада бер генә ко?-корт әсәре күренми икән. Кая икән болар, дип ба? ваткан төлке. ?нде тәмам өлгергән каз-үрдәкләрнең хуҗалары кулына керүен оныткан ?ул, оныткан. Менә ?улай юләрлеге аркасында алдануына төлкенең бик эче по?кан. Һәм ул яңадан кәефсез генә өенә юл тоткан.

Лиза Пугачева - 5 нче сыйныф.     


Шигырьләр

dilus1 30 Апрель, 2010 Укучылар иҗаты Аңлатма

АХУНКАЕМ

Туган авылым - Ахункаем

Сөн буена урна?кан

Сөн таллары тезелеп китеп

Урман белән тота?кан.

Урманында ко?лар сайрый

Ямь-я?ел аланнары

Аланнарга ямьнәр өсти

?чкелтем баланнары

Авылым төзек - урамнары

Чиста, матур тип-тигез

Шу?ы авылда мәңге калыр,

Туган йорт, туган нигез.

Тау астында челтерәп ага

Көме? сулы чи?мәсе.

Тәннәргә ?ифалы диләр

Килеп тора эчәсе...

                 Шәрипова Рәйлә - 7 нче сыйныф

 


Шигырьләр

dilus1 30 Апрель, 2010 Укучылар иҗаты Аңлатма
           

?РТ?

Соңгы йолдыз сүнеп бара

Алсуланып таң ата.

Сәйләннәрдәй сибелеп киткән

Үләннәргә чык ята.

Таллар арасында сандугач сайрый.

Йоткан әллә моңлы гармун телен?

?й өздерә! Шул моңлы җыры белән

Уятырга тели таң җилен.

Тыныч иртә алып килгән җилләр

Сандугачның җырын ерак илтә.

Яңа көннең тынычлыгы булып

Ал нурларын сибеп таң ата.

                     Мусина Фирүзә-7нче сыйныф


Туган тел атналыгы нәтиҗәләре

dilus1 30 Апрель, 2010 Яңалыклар Аңлатма

/26.04.2010/ ?җат көне. Укучылар үзләре иҗат иткән ?игырьләре, әкиятләре белән чыгы? ясадылар. ?ң матур ?игырь язучы укучылар дип VII сыйныфтан Рәйлә Шәрипова ("Ахункаем"), Мусина Фирүзә ("?ртә"), иң оста әкият иҗат итүче исеменә V сыйныфтан Лиза Пугачева ("Төлке ничек алданган") табылды. ?леге укучыларга дирекөия тарафыннан Мактау кәгазьләре тап?ырылды. Җиңүче укучыларның иҗатлары белән "Укучылар иҗаты" бүлегенә кереп яки әкият, ?игырьләрнең исемнәренә чиртеп таны?а аласыз. Укучылар иҗатына үзегезнең уй-фикерләрегезне дә калдырырга мөмкин.

/27.04.2010/ V-VI сыйныф укучылары катна?ында "Туган ягым - горурлыгым" исеме астында әдәби-музыкаль кичә ое?тырылды.

/28.04.2010/ VI-VII сыйныф укучылары Тукай көненә багы?лап "Шүрәлеләр белән янә?ә" дип исемләнгән тама?аны сәхнәлә?терделәр. Шул ук көнне Г.Тукай иҗат иткән ?игырльләрне сәнгатьле сөйләү бәйгесе үткәрелде һәм Г.Тукай иҗаты буенча викторина үткәрелде.

/29.04.2010/ VI-VIII сыйныф укучылары катна?ында "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Бу енда VII сыйныф укучысы ?нзилә Шәйхразиева җиңү яулады.

/30.04.2010/ VI-IX сыйныф укучылары катна?ында "Тамчы ?оу" уены үткәрелде. Уенда "Аккүз гүзәлләре" һәм "Актаны? сылулары" командалары катна?ты. 33-37 исәбе белән "Актаны? сылулары" командасы алга чыкты.

Атналыкны татар теле һәм әдәбияты укытучысы ?хмәтова Зөлфия Назыйф кызы ое?тырды һәм алып барды. Кичәдән күрене?ләрне сылтамага чиртеп карый аласыз.


Габдулла Тукайның туган көне

dilus1 26 Апрель, 2010 Яңалыклар Аңлатма

26 апрельдә ?агыйрь Габдулла Тукайның тууына 124 ел тулды. Тукайның вафатыннан бирле, татар җәмәгатьчелеге ел саен аның иҗатына хөрмәт күрсәтеп, бу көнне зурлап билгеләп үтә. 26 апрельдә иртә белән Казан ?әһәре үзәгендәге Тукай һәйкәленә республиканың дәүләт э?леклеләре, татар зыялылары чәчәкләр салды.

Тукайның туган көне уңаеннан 26 нчы апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр мәктәп күләмендә "Туган тел" атналыгы дип игълан ителде. Г.Тукайның иҗаты турында күбрәк белергә телүчеләр түбәндәге сайтларга кереп таны?а алалар. http://www.gabdullatukay.ru/tat/   http://tukay.ucoz.ru/


Support RusEdu
Design by Omar Romero

.