Котлыйбыз

dilus1 10 Сентябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Хөрмәтле хезмәттә?ебез Мөзәят Заһит улы!

Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез – 60 я?ьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез бәхетегезне читтән эзләмичә, үзегезнең туган авылыгызда таптыгыз.  Сез -я?ь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзегезнең бөтен сәләтегезне, көчегезне кызганмыйча армый-талмый хезмәт куйган олуг мөгаллим. Гомерегез буе балаларга үрнәк булып, төпле белем бирүче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, изге җанлы булуыгыз белән аларның күңелен яулаган хезмәттә?ебез. Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, гомернең кайгы-хәсрәтләрсез озынын, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез. Калган гомер юлын Гөлүсә апа белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләренә куанып, бер-берегезгә таяныч, терәк булып үтәргә язсын.


Белем бәйрәме

dilus1 01 Сентябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен!  Укытучылар, укучылар, әти - әниләр, ветеран укытучылар һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 8 укучы килде.  Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән: Актаны? методик үзәк директоры Р.?.?мамова, "Чи?мә" ҖЧҖ җитәкчесе Р.В.Сахабетдинов. Алар һәрберсе балаларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр беренче сыйныф укучыларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Ветеран укытучыларның да, әти - әниләрнең, әби - бабайларның да әйтер сүзләре күп булды бу көнне.

Support RusEdu
Design by Omar Romero

.