Белем бәйрәме белән!!!
Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен! Укытучылар, укучылар, әти - әниләр, ветеран укытучылар һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 3 укучы килде. Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән: Актаныш методик үзәк директоры Р.?.?мамова, хуҗалык җитәкчесе. Алар һәрберсе балаларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр беренче сыйныф укучыларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Ветеран укытучыларның да, әти - әниләрнең, әби - бабайларның да әйтер сүзләре күп булды бу көнне.
Бүгеннән башлап "Ялкын" мәктәп яны лагере эшли башлады. Күңелле яллар, сезгә укучылар!
Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә хуҗалык җитәкчесе, җирлек башлыгы, ?МЦ җитәкчесе Р.?.?мамова катнашты. Бу уку елында мәктәпне 4 укучы тәмамлады.
16 нчы "Яшь программист-2012" республика конкурсында 5 класс укучысы "Web-сайт" номинациясендә "Туган телдә төзелгән кызыклы туган якны өйрәнү интернет-проекты" өчен МОиН РТ грамотасы белән бүләкләнде. (Укытучысы: Д.М.Шәвәлиев)
"Яшь программист-2012" район конкурсында 1 һәм 2 урын алган 5 класс укучысы Хисамова ралина, 8 класс укучысы ?льясов Риназ укытучылары белән берлектә XVI республика конкурсына Казан шәһәренә "Байтик"ка киттеләр. Алар анда 7 көн дәвамында (10.05-16.05) төрле мастер классларда катнашып, үз эшләре буенча консультацияләр алып чыгыш ясаячаклар.