Нәүрүз бәйрәме
Бүген 22 март көнне мәктәп күләмендә "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм, укучылар һәм "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре катнашында оештырылган уен-җыр, бию, шигырьләр белән башланып китте. Бәйрәм ахрында "карга боткасы" һәм тәбикмәк белән сыйландык. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисамова Айсылу Фәрит кызы һәм педагог оештыручы ?хмәтова Зөлфия Назыйф кызы оештырды һәм алып барды.
Бүген мәктәп күләмендә математика атналыгы кысаларында "Математик ребуслар" чишү көнкурсы оештырылды. Уенны математика укытучылары А.К.Ямалова һәм Д.М.Шәвәлиев үткәрде.
Бүген мәктәп күләмендә укучыларның әти-әниләре катнашында "Гаилә бәйрәме" үткәрелде
Бүген Актанышта “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Анда II турда җиңү яулаган 8 укытучы финалда көч сынаштылар. Алар арасында безнең мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы да катнашты.
11 февраль көнне районда 6 класс укучылары арасында XIV Республика математика олимпиадысының I туры үткәрелде. Безнең мәктәптән Галләмов ?лгиз район турында IV урынга лаек булды һәм ул Чаллы шәһәрендә үткәреләчәк II турда катнашачак. (Укытучысы:Д.М.Шәвәлиев)