Нәүрүз бәйрәме

dilus1 22 Март, 2012 Яңалыклар Аңлатма

Бүген 22 март көнне мәктәп күләмендә "Нәүрүз бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм, укучылар һәм "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре катнашында оештырылган уен-җыр, бию, шигырьләр белән башланып китте. Бәйрәм ахрында "карга боткасы" һәм тәбикмәк белән сыйландык. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисамова Айсылу Фәрит кызы һәм педагог оештыручы ?хмәтова Зөлфия Назыйф кызы оештырды һәм алып барды.


Математик ребуслар чишү

dilus1 17 Март, 2012 Яңалыклар Аңлатма

Бүген мәктәп күләмендә математика атналыгы кысаларында "Математик ребуслар" чишү көнкурсы оештырылды. Уенны математика укытучылары А.К.Ямалова һәм Д.М.Шәвәлиев үткәрде.

 


Гаилә бәйрәме

dilus1 07 Март, 2012 Яңалыклар Аңлатма

Бүген мәктәп күләмендә укучыларның әти-әниләре катнашында "Гаилә бәйрәме" үткәрелде


Support RusEdu
Design by Omar Romero

.