Аккүз авылы тарихы
АККҮЗ авылы тарихы
?кенче риваять болайрак: Крепастной хокук беткәч, Янәй ягыннан крестьяннар җир эзләп бу якларга килгәннәр. Ләкин аларга җир бирмәгәннәр, ?унлыктан купец Алексей Додухин тегермәнендә ялланып э?ли ба?лаганнар. Атлары югалгач, Ба?кортстан ягына чыгып, атларын юллаганнар. “Нинди ат?” дип сорагач, тегеләр: “Ак күз инде, ак күзле”, - дип җавап биргәннәр. Янәйнекеләрне ?у?ы вакыйгадан соң Аккүзләр дип йөртә ба?лаганнар. Тора-бара җир алуга ире?кәннәр. Урманнардан, күлләрдән торган бу җирләрне э?кәртеп, игенчелек, аучылык белән ?өгыльләнгәннәр. Авылны Аккүз дигән исем белән атаганнар.
Аккүз авылы атамасы борынгы телебездәге Аккүз дигән ке?е исеме белән мөнәсәбәтле. Бу исем яңа туган баланың күзләре нинди төсле булудан чыгып бирелгән. Аксыл күзле балага Аккүз, күк (зәңгәр) күзле балага Күккүз, соры күзле балага Сорыкүз, кара күзле балага Каракүз дип исем ку?у гадәте булган. Казахларда һәм Кыргызларда әле хәзер дә кыз балаларга Каракөз исеме ку?ыла. Дөя баласы (бота) күзедәй зур, мөлаем һәм ягымлы күзле кыз балага казахлар гаять эмоциональ һәм матур эчтәлекле Ботакөз исемен бирәләр.
Аккүз авылы турында өченче риваятьтә бар: “Акку – элекке телебездә акко?. Бу елга, бу күлләр тирәсенә килеп авыл нигезләгәндә аны, мөгаен менә Акку дип йөртә ба?лаганнардыр. Аккулар иле булгандыр бу җир. Шуннан Явыз ?ван писарьләре, аннан соңгы писарьләр килә-килә, бу тирәгә дә борын сузганнардыр һәм җиңелгән халыкның җирләрен пат?а кенәгәсенә язганда урысчалатып “Аккузов” дип язганнардыр. Шуннан авыл җыеннарында землемер кенәгәләрендә, рәсми кәгазьләрдә бу авыл “Аккузово” булып йөри-йөри Аккүзгә әйләнгәндер”.
М.Мәһдиев. Ачы тәҗрибә. 300 бит.