«Татнет йолдызлары» («Tatnet yoldizlari») интернет-проектлар бәйгесе чынлап та зур үзгәре?ләр һәм яңартулар кичерә. Кичә, 29 сентябрь көнне, Татмедиа агентылыгында узган киңә?мәдә бәйгене ое?тыручылар "Татнет йолдызларын" яңа югарырак дәрәҗәгә күтәрү буенча фикер алы?тылар. Чыннан да, бәйгедә зур үзгәре?ләр көтелә. Ниһаять, күп кенә сораулар хәл ителгәч, озак кына паузадан соң без сезне бәйге буенча төгәлрәк мәгълүматлар белән таны?тыра алабыз. Беренчедән, бәйгене ое?тыручылар сафына Татмедиа агентлыгы белән беррәттән Бөтендөнья татар конгрессы, Мәдәният министрлыгы, Мәгълүматла?тыру һәм элемтә министрлыгы һәм ба?ка дәрәҗәле ое?малар керәчәк. ?кенчедән, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләп үтү тантанасы декабрь аена күчерелә. Матур итеп ак кар тө?кән саф декабрь ае - ел дәвамында татар интернеты үсе?енә күзәтү ясау, ел дәвамында интернет челтәренең татар сегментын үстерүгә зур өле? керткән интернет-проектларның авторларын бүләкләү, киләсе елга максатлар кую, планнарны тәртипкә китерү өчен бик кулай вакыт. Өченчедән, бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын "Пирамида" кебек һәркемгә таны? зур милли-мәдәни үзәктә үткәрү планла?тырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен тантанага килергә Татарстанның һәм Россиянең күп кенә танылган ?әхесләре чакырулар кабул иттеләр дә инде. Дүртенчедән, әлеге дөньякүләм бәйгедә җиңгән интернет-проектларның авторларын бүләкләү өчен призлар күпкә саллырак һәм кыйммәтрәк булыр дип көтелә. ?леге үзгәре?ләрдән чыгып бәйгегә гаризалар кабул итү сроклары озайтылды. Гаризалар кабул итү ноябрь урталарына кадәр алып барылыр, ноябрь аеның икенче яртысында жюри әлеге проектларны бәяләр һәм декабрь аенда без 2011 елда "Татнет йолдызлары"н тантаналы рәве?тә бөтен дөньяга танытырбыз дип исәплибез. "Татнет йолдызлары" бәйгесенең ое?тыру комитеты барчагызга да уңы?лар теләп кала!