?киятләр

dilus1 30 Апрель, 2010 Укучылар иҗаты Аңлатма

Хәйләкәр төлке ничек алданган

Бик борын булмаган заманда, я?әгән ди, бер бик матур, бик хәйләкәр төлке. Бу матуркай тәмле а?арга ярата икән. Бервакыт, бу хәйләкәр, җәйге урман буйлап тәмле азык эзләп йөри торгач, килеп чыга Михайловка, дигән авылга. ? ул авыл уртасыннан аккан елгада йөзеп йөрүче үрдәк-каз бибиләренең саны бихисап, ди. Моны күреп хәйләкәр төлке хәйран калган. 

Яр буенда үсеп утыручы таллар арасыннан телен ялап карап торган-торган да, бераз үсә тө?сеннәр, көзгә таба килермен, дип, өенә кайтып киткән. Көн артыннан көн үткән, ниһаять, көз дә килеп җиткән. Түземсезлек белән әлеге көнне көткән хәйләкәр төлке тагын юлга җыенган. Ничә капчык алырга микән, дип ба? ваткан ул. Төлке җыенып чыкканда инде вакыт көз ахыры була. Төрле матур хыяллар белән килгән ди төлке элеккеге урынга. Ләкин, су буена килсә, ни күрсен, елгада бер генә ко?-корт әсәре күренми икән. Кая икән болар, дип ба? ваткан төлке. ?нде тәмам өлгергән каз-үрдәкләрнең хуҗалары кулына керүен оныткан ?ул, оныткан. Менә ?улай юләрлеге аркасында алдануына төлкенең бик эче по?кан. Һәм ул яңадан кәефсез генә өенә юл тоткан.

Лиза Пугачева - 5 нче сыйныф.     


Recommended

Support RusEdu
Design by Omar Romero

.