Бүген Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган митинг булды. Бәйрәм укучылар чыгышы белән башланып китте һәм тыл ветераннарының сугыш чоры хәтирәләре белән үрелеп барды. Кичәне Энҗе Флүн кызы Гарипова һәм Фәрсия Фәрис кызы Мирхайдарова оештырды. Кичәне алып барды Нурания Пугачева.