"Белем җәүһәрләре"ндә ике III дәрәҗә диплом

dilus1 31 Октябрь, 2011 Яңалыклар Аңлатма

“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Ба?карма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде. Бәйгенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан ?әһәренең Мәскәү райоынында урна?кан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үткәрелгән булса, быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде. Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре, төрле даирә җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына ях?ы таны? ?әхесләр җыелды. Тантана 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан (федераль) дәүләт университеты кар?ында э?ләп килүче "Тылсым" бию коллективы ба?каруында татар вальсы белән ба?ланып китте. Тантананың үзен исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тап?ыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең ое?тыручысы Раил Гатауллин алып бардылар. Бәйгедә безнең мәктәбебезнең сайты "Аккүз мәктәбе", математика һәм информатика укытучысы Д.М.Шәвәлиевның ?әхси "Дилүс сайты", икесе дә III дәрәҗә дипломга ия булды. Сайт авторы ое?тыручыларның истәлек бүләкләренә һәм "Ялкын" журналына яртыеллык подписка белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасыннан фотоларны "Дилүс сайты"на кереп карый аласыз. Туры юлны әлеге сылтама да күрсәтер.

Чыганак: http://konkurs.belem.ru/node/78 


Recommended

Support RusEdu
Design by Omar Romero

.