5 октябрь-Укытучылар көне

dilus1 05 Октябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Ке?ене тәүге тапкыр хәреф танытудан ба?лап олы тормы? юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан ба?ка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була. Зур хөрмәткә лаек бу э? авыр да, катлаулы да. Укучыларның ы?анычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап тө?ермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багы?лаган ке?еләр генә чын укытучы остаз булырга лаек. Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тыры? булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, ?атланып-куанып я?әгез. Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә "Укытучым олы юл ба?ым, күзләремне ачкан коя?ым" дигә исем астында бәйрәм тантанасы үтте. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Назыйф кызы ?хмәтова ое?тырды һәм алып барды. Бәйрәм күрене?ләрен сылтамага чиртеп карый аласыз.


1 октябрь-Өлкәннәр көне

dilus1 01 Октябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Аккүз мәктәбе коллективы исеменнән халыкара өлкәннәр көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез илебез өчен, иң авыр һәм катлаулы чорда көчегезне, сәламәтлегегезне кызганмыйча, вакыт белән исәплә?мичә э?ләгәнсез. Ватаныбызның күәтен артыру өчен, үзегезне аямыча, киләчәк буыннарның бәхетле тормы?та я?әве турында кайгырткансыз. Сезнең барчагызның тормы? юлы сокландыргыч һәм һәркемнең күңелендә чиксез хөрмәт хисләре уята. Хөрмәтле ветераннар! Шу?ы олы бәйрәмне барыгызга да сау–сәләмәт кар?ылавыгызны, исән–имин булуыгызны, бәхетле я?әвегезне телибез. Бәйрәм белән Сезне!


Котлыйбыз

dilus1 10 Сентябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Хөрмәтле хезмәттә?ебез Мөзәят Заһит улы!

Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез – 60 я?ьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез бәхетегезне читтән эзләмичә, үзегезнең туган авылыгызда таптыгыз.  Сез -я?ь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзегезнең бөтен сәләтегезне, көчегезне кызганмыйча армый-талмый хезмәт куйган олуг мөгаллим. Гомерегез буе балаларга үрнәк булып, төпле белем бирүче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, изге җанлы булуыгыз белән аларның күңелен яулаган хезмәттә?ебез. Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, гомернең кайгы-хәсрәтләрсез озынын, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез. Калган гомер юлын Гөлүсә апа белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләренә куанып, бер-берегезгә таяныч, терәк булып үтәргә язсын.


Белем бәйрәме

dilus1 01 Сентябрь, 2010 Яңалыклар Аңлатма

Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен!  Укытучылар, укучылар, әти - әниләр, ветеран укытучылар һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында 1 нче сыйныфка 8 укучы килде.  Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән: Актаны? методик үзәк директоры Р.?.?мамова, "Чи?мә" ҖЧҖ җитәкчесе Р.В.Сахабетдинов. Алар һәрберсе балаларны котлап изге теләкләрен җиткерделәр беренче сыйныф укучыларын истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. Ветеран укытучыларның да, әти - әниләрнең, әби - бабайларның да әйтер сүзләре күп булды бу көнне.

Мактау Грамотасы

dilus1 29 Август, 2010 Яңалыклар Аңлатма
Математика-информатика укытучысы Дилүс Мирзасалих улы Шәвәлиев "Я?ь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ире?кән уңы?лары өчен" Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Support RusEdu
Design by Omar Romero

.