Котлыйбыз

dilus1 21 Март, 2011 Яңалыклар Аңлатма

Сезне ихлас күңелебездән гомер бәйрәмегез – 55 я?ьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез.  Сез - я?ь буынга белем һәм тәрбия бирүдә үзегезнең бөтен сәләтегезне, көчегезне кызганмыйча армый-талмый хезмәт куйган олуг мөгаллим. Гомерегез буе балаларга үрнәк булып, төпле белем бирүче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы, изге җанлы булуыгыз белән аларның күңелен яулаган хезмәттә?ебез. Сезгә сәламәтлекнең ныклысын, гомернең кайгы-хәсрәтләрсез озынын, җан тынычлыгы, күңел көрлеге телибез. Калган гомер юлын тормы? иптә?егез Дөбәрис абый белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетләренә куанып, бер-берегезгә таяныч, терәк булып үтәргә язсын.


Тест үттек

dilus1 10 Март, 2011 Яңалыклар Аңлатма

9-10 нчы март көннәрендә IX сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан Казан федераль университеты (http://abiturient.ksu.ru/үткәргән online тестта катна?тылар.


Ягез әле, кызлар!

dilus1 05 Март, 2011 Яңалыклар Аңлатма

8 нче март- халыкара хатын-кызлар көне. Бәйрәмнең тарихы 1857 нче елдан ба?лана. Ул вакытта Нью- Йорк тегүчеләре кечкенә хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Нәкъ 8 нче март көнне ?әһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. ?леге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткин сәбәпче. Россиядә 1965 нче елдан 8 нче март рәсми төстә ял көне. Бәйрәм уңаеннан мәктәптә югары сыйныф укучылары катна?ында "Ягез әле кызлар" кичәсе үткәрелде. Кичәне география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы ое?тырды һәм алып барды. Кичәдә кызлар "Умырзая" һәм "Та?кыннар" командаларына бүленеп төрле уен-бәйгеләрдә яры?тылар. Нәтиҗәләргә килгәндә 76:74 исәбе белән "Умырзая" командасы җиңеп чыкты. Бәйгедән күрене?ләрне сылтамага чиртеп карый аласыз.  


?лифба - син белемнең тәүге баскычы

dilus1 02 Март, 2011 Яңалыклар Аңлатма
  • Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
  • Күңелләр түрендә ?лифба бәйрәме.
  • Бу матур бәйрәмгә ку?ыл, дус, әйдәле,
  • Дөньяны гөрләтсен ?лифба бәйрәме.

?ле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тыры?тылар. Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә. ?лифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен ?у?ы китап ярдәмендә өйрәнә ба?лый. "?лифба - син белемнең тәүге баскычы" исеме астында мәктәп күләмендә үткән әлеге бәйрәм кичәсенә 1 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре кунак итеп чакырылган иде. Алар үз чиратында нарасыйларына, укуларында уңы?лар теләп, истәлек бүләкләре тап?ырдылар. ? укытучылары, Хәмитова Алсу Мирфайза кызы, кичә дәвамында, алдагы көндә дә бүгенгечә тыры?, э? сөючән булып үсүләрен, туган телебезгә тугъры калуларын теләп, "Туган тел" дәреслекләрен тап?ырды. Кичәнең икенче өле?е әти-әниләр әзерләп алып килгән тәм-томнар белән чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмнән күрене?ләрне әлеге сылтамага чиртеп карый аласыз.     


Сайтыбызда яңа бүлек

dilus1 28 Февраль, 2011 Яңалыклар Аңлатма

2011 - Татарстан Республикасында "Тукай елы" дип игълан ителгән көннәрдә без дә үз чиратыбызда Тукай иҗатына мәдхия җырлау максатыннан сайтыбызда "Тукайга - 125" исеме астында махсус бит булдырдык. ?леге биттә без Тукайга багы?лап үткәреләсе бәйгеләргә, тормы? юлы, иҗатына карата сайтларга сылтамалар, фотобүлек, төрле чара э?кәртмәләре урна?тырып барырга булдык.


Support RusEdu
Design by Omar Romero

.