Габдулла Тукайның 125 еллыгына багы?ланган махсус бит

dilus1 13 Сентябрь, 2011 Тукайга - 125 Аңлатма

Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь я?әгән еллардан еракла?кан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара. Чын ?агыйрьләрнең гомере арифметик саннар белән генә бәяләнә алмый. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсе?енең юлба?чысы булып кала килә. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына милли ?игърияткә нигез салган һәм аның классик стилен тудырган бөек халык ?агыйре буларак кереп калды. Без дә үз чиратыбызда Тукай иҗатына мәдхия җырлау максатыннан сайтыбызда махсус бит булдырырга булдык. ?леге биттә без Тукайга карата конкурсларга, тормы? юлы, иҗатына карата сайтларга сылтамалар, фотобүлек, төрле чара э?кәртмәләре урна?тырып барырга карар кылдык.  


Су анасы

dilus1 17 Июнь, 2011 Тукайга - 125 Аңлатма


Шүрәле

dilus1 16 Июнь, 2011 Тукайга - 125 Аңлатма

Беренче бүлек

 

?кенче бүлек

 


Ку?лавычта бер көн

dilus1 26 Апрель, 2011 Тукайга - 125 Аңлатма

“Татарстанда - Тукай елы”, Татар халкының Бөек ?агыйге Габдулла Тукайның тууына 125 ел.

23 нче апрель, ?имбә көн. Ниһаять, көтеп алган мизгелләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Ку?лавыч төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек ?агыйре Габдулла Тукайның тормы? юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесенең йомгаклау туры. Җюри членнары бәйгедә катна?кан 232 э?не җентекләп тик?ереп, финалга чыккан 28 э? авторын Арча муниципаль районы Ку?лавыч авылына “Габдулла Тукайның тормы? юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесе”нең республика киңә?мәсенә чакырдылар. Бәйгедә безнең районнан 12 э? катна?ып, 3 се финалга узды. Алар: 1. "Тукай һәм музыка". Югары Ях?ый мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә ?згам кызы. 2. "Тукайга - 125". Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең VII сыйныф укучысы ?льясов Риназ Радик улы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы). 3. "Габдулла Тукай – татар халкының бөек ?агыйре". Яңа ?лем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы ?хмәтгалиева Назлыгөл ?гъзәп кызы (җитәкчесе: I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы).

Җиһангирова Зәримә ?згам кызы һәм Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы, (ягъни мин) 500 чакрым юл үтеп, Бөек ?агыйребезнең туган авылында булып кайттык.

Казанга министрлык кар?ына җыелган финалистлар Г.Тукайның кендек каны тамган Ку?лавыч авылына автобус белән юл алдык. Күңелле мизгелләр, әлбәттә, Казан-Ку?лавыч юлында булгандыр. Автобуста барганда кемдер чыгы? әзерли, кемнәрдер үзләренең э? тәҗрибәсеннән фикер алы?а, ерак юл а?а үтеп килгәннәре йокыга изрәп бара, кайберләре тамак ялгый.

“Тау ба?ына салынгандыр безнең авыл...” ?йе, чыннан да ерактан ук мәчетенең манарасы күк гөмбәзенә тиеп торган Казаннан 80 чакрымга якын ераклыкта урна?кан Ку?лавыч авылына да килеп җиттек.

Автобустан тө?үгә үк безне мәктәп укучылары ?игъри юллар а?а ипи-тоз белән кар?ы алдылар. Киңә?мәгә чакырылган кунаклар программа нигезендә теркәлү узганнан соң, Тукай һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салырга юл тотты. Һәйкәл янында аерым да, төркемләп тә фотога тө?үләр... Шуннан соң без авыл мулласы ?сфәндияр абый белән берлектә Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгалим улы Мөхәммәтгариф каберенә зират кылдык.

Сәяхәт “Тукаевларның музей йорты”нда дәвам итте. Музей җитәкчесе Ләйлә Мөнир кызы Мөхәммәт?ина килгән кунакларны музей тарихы, Габдулла Тукайның тормы? юлы, җыелган экспонатлар белән таны?тырды. Музей-йортка килеп кергәч тә безне ?агыйребезнең нәсел ?әҗәрәсе кар?ы алды. Шәҗәрәнең дәвамчысы булган, 1931 нче елгы Фоат абый күр?е Суба? авылында я?и икән. 1951 нче елда Ку?лавыч авылына килеп, авыл тарихы, Тукай иҗаты, тормы? юлы белән кызыксынып 5 көн дәвамында мәктәп бинасында я?әп иҗат иткән рус милләтле Магдалина Мавровскаяның фотосурәтләре дә мәртәбәле урыннарга урна?тырылган биредә.  

Чиратта Ку?лавыч мәктәбе. 80 нән артык хуҗалыклы авылда 35 бала белем һәм тәрбия ала. Мәктәп директоры ?.?.Гайнуллин, укыту-тәбия э?ләре буенча директор урынбасары ?.?.?юпов мәктәп белән якыннан таны?тырып чыкканнан соң безне мул табын корылган а?ханәгә тө?ке а? өстәле артына дә?те.

?ң көтеп алган, иң дулкынландырган мизгелләр, әлбәттә, авыл мәдәният йортында булгандыр. Чөнки биредә киңә?мәнең төп өле?е, бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Киңә?мәне бәйгенең ба?лап йөрүчесе, ое?тыручы, жюри рәисе, Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы ачып җибәрде һәм алып барды. Шулай ук киңә?мәдә бәйгенең жюри әгъзалары, Министрлар Кабинеты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге ба? киңә?чесе Фирая Шәйхиева, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең директор урынбасары ?рек Һадиев, "Мәгърифәт" газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм фотохәбәрчесе ?льяс Гыйләҗетдинов, "Татар заманы" (tatartime.com) элетрон газетасы журналисты Гөлназ Габдрахманова, җирле авыл советы җитәкчеләре һ.б. кунаклар да катна?ты.

Сәхнәдә һәр катна?учы 3 номинациядә (“1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багы?ланган иң ях?ы презентация”, “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багы?ланган иң ях?ы презентация”, “Габдулла Тукайга багы?ланган иң ях?ы видеопрезентация”),  үз э?ләрен яклап чыгы? ясадылар. Өч сәгать ярымга сузылган бәйге кызганнан-кыза гына барды. Тантана мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Нәтиҗәдә безнең районнан финалга чакырылган Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең  VII сыйныф укучысы ?льясов Риназ һәм Яңа ?лем төп гомуми белем бирү мәктәбенең IX сыйныф укучысы ?хмәтгалиева Назлыгөл “1-9 сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайга багы?ланган иң ях?ы презентация” номинациясендә II урынга, Югары Ях?ый төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җиһангирова Зәримә ?згам кызы “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында Габдулла Тукайга багы?ланган иң ях?ы презентация” номинациясендә III урынга лаек булдылар.

Бәйгенең иң зур бүләге гран-прига Казан ?әһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Гүзәлия ?нсаф кызы лаек булды.  Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыятенең мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тап?ырылды. I урын алган укучыларга “Байтик” лагерына юлламалар тап?ырылды. Киңә?мә Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәлләнде.

Янәдән автобуска... Кабаттан Казанга... Алда тагын ничә чакрым юллар... Боларның берсе дә безне куркытмый инде. Чөнки без, киңә?мәдә катна?учылар, агымдагы елда Ку?лавычның тәүге кунаклары булып, җиңүгә ире?тек.

Туган телебезне, бөек ?әхесләребезне онытмыйк, милләттә?ләр!

Дилүс Шәвәлиев


Тукай үткән юллар

dilus1 10 Февраль, 2011 Тукайга - 125 Аңлатма


Support RusEdu
Design by Omar Romero

.