Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы

dilus1 13 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

 

 Математика һәм информатика укытучысы

Шəвəлиев Дилүс Мирзасалих улы, 1980 елның 19 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим районы ?ске Əлмəт авылында гади колхозчы гаилəсендə 5 нче бала булып дөньяга килгəн. 1987 елдан 1990 елга кадəр ?ске Əлмəт ба?лангыч мəктəбендə белем ала. 1990-1997 елга кадəр Əмəкəй гомуми белем бирү мəктəбендə укуын дəвам итеп, 11 нче классны тəмамлый һәм 1997 елда Яр Чаллы Дəүлəт педагогия институтының математика факультетына укырга кереп, 2002 елда математика, информатика белгечлеге алып чыга. ?нститут билгелəве буенча 2002 елда Актаны? районы Аккүз төп гомуми белем бирү мəктəбенə э?кә кайта. 2003 нче елда укыту һəм тəрбия э?лəре буенча директор урынбасары булып билгеләнә һəм математика, информатика фəннəрен укыта. 2005 нче елда җитәкчелек буенча Яр Чаллы ?әһәрендә ?НПО курсларында була һәм ?ул ук елны укытучы буларак - II, ә җитәкче буларак I квалификацион категориягә аттестация үтә. 10.03.2005 - 26.08.2005 район информацион методик кабинетында математика, физика һәм информатика укытучыларының методисты булып э?ли. 2005 нче елның сентябрь аеннан кабат Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенә э?кә кайта. 2007 нче елда I квалификацион категориягә аттестация үтә.


?сламова Гөлназ Марсель кызы

dilus1 12 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

Тарих укытучысы

?сламова Гөлназ Марсель кызы 1974 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Актаны? районы Карт авылында дөньяга килгән. 1981-1991 нче елларда Мари Суксу урта мәктәбендә укый. 1991-1992 нче елларда ПУ-80 нең бухгалтерлар курсында укый. 1992 нче елда Яр Чаллы педагогия колледжының филология факультетына укырга керә. 1996 нчы елда Казан Дәүләт педагогия институтының татар теле, әдәбияты һәм тарих бүлеген тәмамлый. 1996-1998 нче елларда Яр Чаллының 51 нче санлы рус-татар мәктәбендә татар теле укытучысы булып э?ли. 1998 нче елда Актаны? районы Аккүз урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта ба?лый. 2001-2006 нчы елларда тәрбия э?ләре буенча директор урынбасары булып э?ли.


Гыйлванова Наилә Хөсәен кызы

dilus1 12 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

alt

Химия-биология укытучысы

Гыйлванова Наилә Хөсәен кызы 1974 елның 13 июльдә Кыргызстанда Джалай – Абад ?әһәрендә дөньяга килгән. 1981 - 1991 елларда Татарстанда Яр Чаллы ?әһәредә 23 нче урта мәктәбендә белем ала. 1995 елда Алабуга Дәүләт педагогия институтының биология бүлегенә читтән торып укырга керә һәм 2001 елда тәмамлый. 1996-1998 елларда 23 нче балалар бакчасында тәрбияче булып э?ли.2000 елда Аккүз урта мәктәбендә химия – биология укытучысы булып э?ли ба?лый. Бүгенге көндә ?ул мәктәптә химия – биология фәннәрен укыта. 


?сламов Алмаз ?үхәт улы

dilus1 12 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

alt

Физик тәрбия укытучысы

?сламов Алмаз ?үхәт улы 1972 нче елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы Актаны? районы Ахун авылында туа. 1978 нче елда Аккүз урта мәктәбенә укырга керә. 1987 нче елда Аккүз урта мәктәбенең 8 нче классын тәмамлый һәм ?ул ук елны Минзәлә педагогия көллиятенә укырга керә. Аны 1991 нче елда тәмамлый. 1991-1993 нче елларда Армия сафларында хезмәт итә. 1993 нче елдан ба?лап хәзерге көнгә кадәр Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә технология фәне укыта. 1999 нчы һәм 2006 нчы елларда Казанда белем күтәрү курсларыда була. 2007 нче елда II квалификацион категориягә аттестация үтә.


Мирхайдаров Марат Ринат улы

dilus1 07 Гыйнвар, 2010 Безнең коллектив Аңлатма

Технология укытучысы


Support RusEdu
Design by Omar Romero

.